Баш бит » 2013 » Апрель » 13
Татарстан мәгълүмат чараларында "Татар теленең электрон сүзлеге" эшләп китәчәк дигән хәбәрләр булды. Бу эш өчен җаваплылыкның өч оешмага: Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына; Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять булдыру бүлегенә; юстиция министрлыгына тапшырылганлыгы белдерелде.
Институт сүзлектәге тәрҗемәләрнең дөреслеге өчен җаваплылыкта булса, бүлеккә, техник оператор буларак, аны эшләтеп җибәрү һәм карап тору йөкләнгән. Ә юстиция министрлыгы топонимика өлкәсендә ялгышлар җибәрмәүне үз өстенә алачак.
Азатлык радиосы бу сүзлек кайда урнашчак, кайчан эшләп китәчәк, ул нинди булачак, һәркем дә куллана алачакмы дигән сорауларга җавап эзләде.
Әлеге электрон сүзлек 2007 елдан "Электрон Татарстан” програмы нигезендә башкарылган эшләрнең чираттагы баскычы булып тора, дип белдерде Азатлыкка министрлар кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева. Аның сүзләренчә, башта барлык порталларны да татарчалаштыру эшләнгән булса, хәзер әлеге сүзлекне булдырып аны хөкүмәт порталына урнаштыру вакыты килеп җиткән.
"Дәүләт шурасы порталы ике телдә эшли башлады. Президент аппараты порталы аннан да алдарак ике телдә эшләп китте. 2007 елдан, эш башланганнан бирле, хәзер ба ... Дәвамы
Караулар: 1436 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 13.04.2013